«Татар халкының мәдәни мирасы»: белгечләр турниры (12+)
12 октябрь көнне 12 нче санлы татар китапханәсендә өлкән сыйныф укучылары өчен Идел Болгарында ислам дине кабул ителүгә 1100 ел тулуга багышланган интеллектуаль уен үткәрелде. Кереш сүздә китапханәче борынгы бабаларыбызның исламны кабул итү тарихы турында сөйләде, шәһәребезнең мәдәнияте, теле, милли йолалары ислам дине белән тыгыз бәйләнгән булуын ассызыклады. P.S. «Татар халкының мәдәни мирасы» белгечләр турниры – Пушкин картасы буенча үткәрелгән чара. |